Документ нигезендә, бүләкләү күләме квалификация һәм эш стажына карап 230 меңнән 345 мең сумга кадәр булачак. Максималь түләүне югары категорияле һәм зур тәҗрибәле укытучылар ала алачак. Биш елга кадәр стажы булган педагогларга – 288 мең сум, ә мәктәпләрдә дә эшләүче югары уку йортлары мөгаллимнәренә – 230 мең сум каралган.
Түләүне алу өчен кайбер критерийларны үтәргә кирәк. Аерым алганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының кимендә 10 проценты бердәм дәүләт имтиханында 80 һәм аннан да күбрәк балл җыярга, укучылар – олимпиада призерлары булырга, ә педагоглар үзләре белем бирү чараларында катнашырга тиеш.
Түләүләр конкурс нигезендә бирелер дип планлаштырыла. Җиңүчеләргә акчалар сайлап алуга йомгак ясаганнан соң 45 эш көне эчендә бер мәртәбә күчереләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез