Татарстанда тәүлек эчендә тагын дүрт кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Коронавирус корбаннарының икесе - 50 һәм 72 яшьлек ир-атлар, икесе - 63 һәм 83 яшьлек хатын-кызлар.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды», — дип искәрттеләр ведомствода.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез