Татарстанда тагын 5 кешенең коронавирустан гомере өзелгән

Татарстанда тагын биш кешенең коронавирустан гомере өзелгән. 

«Татарстанда коронавирустан вафат булуның биш очрагы теркәлде. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган, вирус идентификацияләнде», –  дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Вафат булучылар - 1933, 1952, 1959 һәм 1968 елгы хатын-кызлар һәм 1948 елгы ир-ат.

Татарстанда 14 июльдә коронавирустан вафат булучыларның  саны 572гә җитте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

үлем коронавирус ковид

Көн хәбәре