Татарстанда узган тәүлектә коронавриус йоктыруның 67 яңа очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 67 очрагы ачыкланды. Шулай итеп, республикада барлыгы 9 мең 556 очрак теркәлде», — диде спикер.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, узган тәүлектә республикада коронавирустан 55 кеше дәваланып беткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез