Татарстанда тагын да ныграк суыта. Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, алдагы төндә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк. Шимбә көнне кар көтелми.
Синоптиклар фаразына караганда, 4 майда төнлә һәм иртән республикада термометрның терекөмеш баганасы 0...-5 градус (Казанда -1...-3 градус) күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык. Төньяк-көнбатыштан төнлә секундына 20 метрга кадәр (Казанда – 18 метрга кадәр), көндез 15 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Төнлә урыны белән кар явачак. Көндез асылда явым-төшемсез. Һава температурасы +4...+9 градус чамасы булачак.
Якшәмбе – 5 майда көндез аз гына җылыта: +7...+12 градус, урыны белән аз гына яңгыр явып үтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -5 градуска төшәчәк, кырау көтелә. Киләсе атнаның урталарына кадәр шулай суык булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез