Татарстанда тагын һава торышы бозыла

Татарстанда бүген кич һәм төнлә, шулай ук иртәгә көндез һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итәләр.

- Татарстан территориясендә көчле җил, аның тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин, бозлавык, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәккә начарлана. Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, кар көртләре була. Төнлә һәм иртән томан, көндез җепшек кар һәм яңгыр фаразлана, - дип хәбәр итә синоптиклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре