Татарстанда тагын өч хатын-кызның коронавирустан гомере өзелгән

Татарстанда тагын өч кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Алар  – 1936, 1938 һәм 1949 елда туган хатын-кызлар.

"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентефикацияләнгән", – диелгән Татарстан Республикасы Сәламатлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Коронавирус аркасында үлүчеләр саны республикада 712 кешегә җитте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре