Лаеш районында көчле юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 38 яшьлек KIA машинасы йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм Isuzu автомобиле белән бәрелешә. Алар кюветка төшеп китәләр.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм 28 яшьлек такси пассажиры һәлак булган. Isuzu машина йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучыларның гаеплелек дәрәҗәсен ачыклаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез