Кичә, иртәнге 8дә, полициянең кизү бүлегенә Чаллының ГЭС бистәсендә бер ир мәете табылу турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
Хокук сакчыларын хатын каршы ала һәм ул анда яшәгән элеккеге ире телефонын алмагач килүен әйтә. Аңа ишекне ачкычы белән ачып керергә туры килә. Анда кергәч, ул ирнең мәетенә тап була.
60 яшьлек ир таксист булып эшләгән. Судмедэкспертиза мәгълүматлары буенча, ул өч көн элек үлгән булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез