Татарстанда таксига утырып киткәннән соң югалган егетне 4 елдан соң тапканнар

Чаллыдан 30 яшьләр тирәсендәге егетне әти-әнисе дүрт елдан соң тапкан. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасына "Орел. Татарстан" эзләү-коткару отряды җитәкчесе Альбина Сәгыйрова сөйләгән.

«30 яшьләр тирәсендәге егетне әти-әнисе дүрт ел эзләгән! Хәлдән таеп, өметләрен өзә язып мөрәҗәгать итте алар. Без Татарстанда гына түгел, күрше өлкәләрдә дә ориентировка тараттык. Ул егет: «Мине кем эзли? Үземне фотода таныйм», – дип миңа шалтыратты. Аның белән видеоэлемтәгә кердек, Пермьдә яши икән. Паспорты булмагач, вакытлыча документлар ясатып, эшкә кергән, «Жди меня» программасы аша якыннарын да эзләткән, тик табылучы булмаган», – дип искә ала Альбина. Ул да егетнең әти-әнисе белән Пермьгә бара, очрашуда күз яшьләрен тыя алмый. Барысы да бер-берсен шундук таный. Егетнең хәтере кире кайта.

Югалган вакытта машинасын сатып, зур акча белән таксига утырган булган. Таксист аның башына сугып талаган. Нәтиҗәдә ул хәтерен югалткан, шулай да, бәхетенә, исән калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре