Россиядә такси йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 148,4 мең сумга җиткән.
Илдә такси йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы, бер ел эчендә 39 процентка артып, 148,4 мең сумга җиткән. Шул ук вакытта таксистлар өчен вакансияләр саны 1,5 тапкырдан күбрәккә арткан. Бу хакта “АиФ” хезмәт базарын анализлау нәтиҗәләренә таянып яза.
Эш бирүчеләр 2024 елда такси йөртүчеләр өчен 21,2 меңнән артыграк вакансия игълан иткән. Аларның күбесе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә (вакансияләрнең 13әр проценты), Санкт-Петербургка (10 проценты) туры килгән.
Таксистларга иң зур хезмәт хакын – 190 мең сумга кадәр – Дагыстанда һәм Төньяк Осетиядә тәъдим итәләр. Приморье краенда – 187 мең сум, Волгоград өлкәсендә – 184 мең сум. Лидер-төбәкләр бишлеген Красноярск крае һәм Төмән (180 мең сум тирәсе) төгәлли.
Татарстанга килсәк, илдә таксистлар өчен вакансияләрнең 3 проценты безгә туры килә. Узган елда эш турында 630 тәкъдим урнаштырганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез