Газетага язылу

Татарстанда талпан энцефалиты очраклары саны арткан

Татарстанда соңгы атнада талпан боррелиозы белән авыручылар саны сигезгә арткан. Нәтиҗәдә, ел башыннан республикада 21 очрак теркәлгән. Бу 2025 елның бөтен сезонындагы күрсәткечкә якын — ул вакытта 22 очрак ачыкланган.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 5 августка талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап 6 984 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1 471е — балалар.

Талпан энцефалитының читтән кертелгән өч очрагы да саклана. Талпаннар Чиләбе һәм Кемерово өлкәләрендә, шулай ук Новосибирскида кадалган.

Талпаннарның 85 проценттан артыгы табигатьтә, дачаларда һәм йорт яны территорияләрендә кадалган. Тагын 251 очрак Татарстаннан читтә булган.

Иң күп мөрәҗәгать Казанда теркәлгән — 2 645. Чаллыда — 581, Әлмәт районында — 381, Түбән Кама районында — 356, Яшел Үзән районында 306 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.

Чагыштыру өчен: 2025 елның бөтен сезонында Татарстанда талпан тешләгәннән соң 12 928 кеше медицина ярдәме сораган. Ул вакытта 22 боррелиоз һәм биш энцефалит очрагы теркәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре