Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүген талпаннар сезоны әле саклана. Гадәттәгечә, без урман бетеннән зыян күргән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен октябрьгә кадәр теркибез. Бүгенге көндә талпан инфекцияләре буенча вазгыять тыныч. Талпаннар һава шартларына бәйле, һәм бу сезонда әлеге бөҗәктән зыян күрүчеләр саны узган елның шул чорына караганда 30 процентка кимрәк - барлыгы 6 792 кешегә талпан кадалган. Узган ел шул чорда 8 926 очрак теркәлгән булган», - дигән мәгълүматлар китерде ул.
Шулай ук, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе статистикасыннан күренгәнчә, мондый очракларның 85 проценты табигатьтә ял иткәндә була. Талпан боррелиозының - 13, шулай ук талпан энцефалитының өч очрагы теркәлгән – алар барысы да читтән кергән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез