Газетага язылу

Татарстанда танылган балалар хирургы 48 яшендә вафат булган

Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге танылган хирургы Лариса Сираева 48 яшендә вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” медицина оешмасының матбугат хәбәренә таянып яза.

Лариса Сираева 2013 елдан бирле әлеге медицина үзәгендә эшләгән. Эндоскопия кебек яңа технологияләрдән файдаланып, йөзләрчә баланың гомерен саклап калган. Сулыш юлларына эләккән әйберләрне алуга кадәр, бик катлаулы операцияләр ясаган.

“Лариса Мирзәит кызы, каты авыруына карамастан, соңгы көннәренә кадәр һөнәренә тугрылыклы булып калды. Аның якты истәлеге – алтын куллары, балаларны чиксез яратуы һәм профессионализмы күңелләребездә мәңгегә сакланыр”, – дип билгеләп үтелгән медицина үзәгенең кайгынамәсендә.

Балалар табибы белән хушлашу иртәгә – 4 декабрьдә (9.00 сәгатьтә башлана).шәһәр моргы янында була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре