Татарстанда танышыннан 1 миллион сумнан артыграк акча алучыны төрмәгә озатканнар

Казан суды Спас районыннан 33 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Аны мошенниклыкта гаепле дип таныганнар. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, бу адәм 2023 елның 12 ноябреннән 2024 елның 30 сентябренә кадәр, янәсе, туганнарын дәвалау өчен һәм эштәге проблемаларын хәл итү өчен кирәк дигән булып, танышыннан 1 миллион сумнан артыграк акча алган. Әмма аны үзенең кирәк-ярагына тоткан.
Ир-ат гаебен таныган. Шундый адымга баруына үкенүен белдергән. Суда аны 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре