Татарстанда тарихи хәтер мәдәни мирас объектлары буларак та саклана

Алты миллиард сум! Былтыр тарихи объектларны төзекләндерүгә әнә шулкадәр акча тотылган. Республикада 1900 дән артык тарихи урын бар. Шуларның 446 сы федераль әһәмияткә ия. Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин быел да тарих сагында торган корылмаларга игътибар зур булачагын әйтте.

Сүз уңаеннан, Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау эше республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора. Рөстәм Миңнеханов бу эшне чын мәгънәсендә аяк аша үткәрә, чөнки еш кына мәдәни мирас корылмаларына бәйле реставрация, төзекләндерү эшләре ничек оештырылганын шәхсән барып карый. Республика җитәкчесенең тарихи объектларга битараф булмавы шуннан да аңлашыла инде.

Иван Гущин әйтүенчә, 2025 елда мөһим объектларны төзекләндерүгә тотыначаклар. «Бу – федераль һәм республика дәрәҗәсендәге корылмалар. Даими рәвештә матди яктан ярдәм күрсәткән өчен без Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле», – диде комитет рәисе.

Татарстанда дини һәйкәлләрне торгызу эшенә аерым игътибар бирелә. Әйтик, быел республикада ике мәчет һәм ике чиркәүне торгызырга ниятлиләр. Сүз Минзәлә, Питрәч, Алексеевск районнарындагы гыйбадәт урыннары турында бара. Комитет рәисе хәзерге вакытта бу эшкә инвесторлар җәлеп итү бара, ди.

Иван Гущин сүзләренә караганда, 2025 ел башыннан Мәдәни мирас объектларының дәүләт реестрына 20 тарихи һәйкәл кертелгән. Хәзерге вакытта реестрга кертү чиратында 3 меңнән артык объект тора икән. Комитет рәисе әйтүенчә, бу исемлек гел яңарып тора. Объектлар йә өстәлә, йә төшеп кала.

Быел берничә әһәмиятле мәдәни мирас объектын төзекләндерү эше төгәлләнәчәк. Аерым алганда, сүз Кукмара районының  Мәчкәрә авылындагы таш мәчет, Биектау районының Айбаш авылындагы агач мәчет, Зәйнең Баграж авылындагы чиркәү, «Ушков и Ко» завод конторасы, Казанны алучыларга куелган һәйкәл турында бара. Казан Кирмәнендә дә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре