Газетага язылу

Татарстанда ташламалы ипотека алучылар саны кимегән

Республикада июль аенда базар ипотекасы өлеше барлык бирелгән ипотеканың 45,1 процентын тәшкил иткән.

«Домклик» тикшеренүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан дәүләт ярдәменнән башка алынган кредитлар күләме буенча әйдәп бара торган төбәкләр исемлегенә кергән.

 

Шул ук вакытта ташламалы программалар, элеккечә үк, иң зур өлешне алып тора. Бездә кредитларның 54,9 проценты аларга туры килә. Ләкин узган айда мондый кредитлар 18,6 процентка кимегән. Иң киң таралганы – «Гаилә ипотекасы».

 

Татарстанда ул барлык ипотеканың 52 процентын алып тора. 2,4 процентын  ИТ ипотека били. Ташламалы нигездәге башкаларының өлеше зур түгел.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре