Татарстанда ташламалы ипотека программасы буенча торак алучылар арткан

2020 елның I кварталында Татарстан Идел буе федераль округында торак төзелеше күләме буенча беренче урында булган.

Бу хакта брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

- Татарстанда ташламалы ипотека программасы гамәлгә кергәннән алып 6 процентлы ставка буенча 474 кредит бирелгән. Аларның гомуми суммасы 1 млрд сумнан артык. Соңгы атнада гына да 160 кредит бирелгән, - диде ул. - Хәзерге вакытта Татарстанда 78 төзүче 2 млн кв. метрга якын мәйданда 205 күпфатирлы йорт төзи. Шуларның 44 проценты - эскроу-счетлар белән яңа схема буенча эшли. Калганнары иске схема буенча эшләвен дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Лилия Галимова ипотека торак брифинг ташламалы ипотека

Көн хәбәре