21 яшьлек егетнең мәетен инде узган пәнҗешәмбе көнне – 22 майда ук тапканнар. Әмма бу хакта кичә генә мәгълүм булган, дип яза “KazanFirst”.
Басмага үз чыганаклары хәбәр иткәнчә, студентның мәетен Югары Ослан районы Веденская Слобода авылында ташландык сыер абзарында тапканнар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул үз-үзенә кул салган.
Кичә берничә социаль челтәрдә әлеге егет турында хәбәрләр таралган. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул Иннополиста укыган. Югаласы көнне үзенең телеграм-каналында, язылучылары белән хушлашып, берничә аудихәбәр калдырган. Анда үзенең кем икәнлеген белмәвен, үзенә урын таба алмавын әйткән. Егет ахырда, бу хәбәрләр каналда пәйда булса, димәк, мин инде исән түгел, дигән.
Егетнең үлү сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез