Газетага язылу

Татарстанда татар токымлы атлар саны 1200 баштан артып киткән

Узган елда республикада татар токымлы атлар саны 200 гә артып, 1,2 мең баштан артып киткән.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов әйтүенчә, бер ат чама белән 200–250 мең сум тора.

Бүгенгә барлык хуҗалыкларда 30 меңнән күбрәк ат исәпләнә. 17 мең баш ат авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында, 13 меңе шәхси хуҗалыкларда асрала. «Татарстанда атчылык итчелек, спорт буенча гына түгел, токым юнәлеше буенча да үсә. Бу җәһәттән дә әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешәбез. Атларыбыз еш кына төрле бәйрәмнәрдә призлар яулый», – ди министр урынбасары. Аның әйтүенчә, Татарстанда 2027–2031 елларда атчылыкны үстерү буенча төбәк проекты эшләнгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре