Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда «Татарстан тавыш бирә» проекты – республика журналистлары оештырган масштаблы онлайн-марафон старт алды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Хөкүмәте сәхифәсендә хәбәр ителә.
20 дән артык шәһәр һәм районнан килгән ММЧ редакцияләре сайлау участоклары атмосферасын реаль вакыт режимында күрсәтү өчен берләште. Турыдан-туры тапшырулар социаль челтәрләрдә алып барыла, бердәм күчмә студия эффектын тудыра.
Инициаторлар билгеләп үткәнчә, марафонның төп максаты – тавыш бирүнең мохитен тапшыру һәм региональ редакцияләрнең көчен бер зур мәгълүмати проектта берләштерү.
Әгәр тавыш бирергә өлгермәгән булсагыз, сайлау участоклары үз эшләрен 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез