Татарстанда тәүге тапкыр "Татар аты" Бөтенроссия фестивале узачак

Татарстанда тәүге тапкыр “Татар аты” Бөтенроссия фестивале узачак. Чара 24 августта Лениногорск районы Югары Каран авылының “Алмакай” ат утары территориясендә үткәреләчәк. Ярышларның приз фонды 678 мең сум тәшкил итә.

Татар токымлы атларның тышкы кыяфәтен бәяләү (ринг-выводка), ат чабышлары, кыргый атларны йөгәнгә өйрәтү буенча “Тай-тулак” команда ярышлары, “Аударыш”, атта чабып барганда “Тәңкә алу”, иярдә уктан ату буенча “Мәргән укчы” ярышы, “Улак” (“Кок-бору”) күрсәтмә уены фестивальнең төп вакыйгаларына әйләнәчәк.

“Чарада татар токымлы атларның тышкы кыяфәтен бәяләү буенча республикада икенче тапкыр ярыш узачак. Ике, өч яшьлек һәм аннан зуррак бияләр һәм айгырлар арасында “иң-иңнәре” билгеләнәчәк”, – дип сөйләп үткән “Татар-информ” хәбәрчесенә Атларга утырып көрәшү буенча халыкара федерациясе вице-президенты, Россиянең Кок-бору һәм милли спорт төрләре вице-президенты, атлар хуҗасы Фәрит Нәбиуллин.

Аның әйтүенчә, ярышларда Башкортстан һәм Казахстаннан да спортчыларның катнашуы көтелә.

“Фестивальнең максаты – яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү. Яшь буын үз тамырларын, тарихын, милли мәдәниятен белергә тиеш. Хәзер балалар физкультурага аз игътибар итә. Компьютерда күбрәк утыру ягын карый, ә без алар игътибарын башкага җәлеп итәргә телибез. Гомумән, чара, аеруча махсус хәрби операция барган бер мәлдә, халыкның ватанпәрвәрлек рухын күтәрүгә юнәлдерелгән”, – ди Нәбиуллин.

Фестиваль 11.00 сәгатьтә ачыла. Ат чабышларында һәа “Аударыш” ярышларында катнашучылар иртәнге 7дән 9 сәгатькә кадәр теркәләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре