Бүген Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 31 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
5 кеше хастаханәгә озатылган, 26сы өйдә дәвалана.
Шулардан:
18 яшькә кадәр - 2 очрак;
18дән 30 кадәр - 5 очрак;
30дан 50 кадәр - 9 очрак;
50дән 60 кадәр - 7 очрак;
60тан 70 кадәр - 6 очрак;
70тән 80 кадәр - 1 очрак;
80нән 90 кадәр - 1 очрак.
3 авыру - читтән кайтучылар, 28е - инфекцияле кешеләр белән якын элемтәдә торучылар.
Шәһәрләр буенча:
Казан - 8
Яр Чаллы - 17
Теләче - 2
Тукай районы - 1
Аксубай - 1
Саба - 1
Менделеевск - 1
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез