Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 176 очрагы теркәлгән. Бер очрак читтән кертелгән, 175е аралашу сәбәпле йоккан. Авыруларның 40ы хастаханәгә озатылган, 136 кеше өйдә дәвалана.
География:
1. Казан - 68
2. Чаллы - 26
3. Аксубай - 3
4. Әлмәт - 5
5. Бөгелмә - 1
6. Буа районы-1
7. Биектау - 4
8. Чүпрәле - 2
9. Алабуга районы - 4
10. Зәй районы - 6
11. Яшел Үзән - 1
12. Лаеш районы - 1
13. Лениногорск - 2
14. Минзәлә - 1
15. Мөслим - 1
16. Түбән Кама районы - 4
17. Нурлат районы - 4
18. Питрәч - 3
19. Саба районы - 6
20. Тәтеш - 1
21. Тукай районы - 3
22. Теләче - 1
23. Чирмешән - 1
24. Чистай - 27
26 октябрьгә Татарстанда коронавирусның 29 883 очрагы теркәлгән.
Эпидемия башланганнан соң 24 748 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 112се узган тәүлектә.
Барлыгы 1 441 976 кешегә вакцинация ясалган (үсеш – 15 276), шуларның 1 010 598е икенче прививкаларын алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез