Татарстанда тәүлек эчендә 84 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

Бүген Татарстанда коронавирусның 84 яңа очрагы расланды.

34 кеше хастаханәгә салынган, 50 кеше өйдә дәвалана (җиңел яки симптомсыз форма).

1 очрак читтән кертелгән, 83 очрак — авырулар белән элемтәдә булганнар.

География:
1. Казан — 41;
2. Яр Чаллы — 17;
3. Азнакай - 1
4. Әлки районы - 1
5. Апас - 3
6. Арча - 1
7. Биектау районы - 1
8. Чүпрәле - 1
9. Алабуга - 1
10. Яшел Үзән - 5
11. Кайбыч районы - 1
12. Лаеш - 3
13. Минзәлә - 2
14. Түбән Кама - 4
15. Питрәч - 1
16. Спас - 1

16 майга авыруның 2148 очрагы теркәлгән.
Терелүчеләрнең саны — 1118 (+102).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус

Көн хәбәре