Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны меңгә якынлашкан

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 942 очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомуми саны 165 545кә җиткән, бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча федераль оперататив штаб хәбәр итә.

Тәүлек эчендә 106 пациент хастаханәгә салынган, 1 236 кеше савыккан. COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле республикада 154 582 кеше сәламәтләнгән.

Узган тәүлектә коронавирустан үлем очрагы теркәлмәгән. Моңа кадәр ковидтан 2 003 кешенең гомере өзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре