Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, республикада сайлаулар вакытында кагыйдә бозу очракларына бәйле мөрәҗәгатьләр саны 3,5 тапкыр кимегән. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда әйтте.
- Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әйтүенчә, ил буенча дәгъва белдерүчеләр саны 2 мәртәбә кимегән. Бездә бу күрсәткеч - 3,5, - диде ул.
Андрей Кондратьев сүзләренчә, Татарстанда сайлау барышын 20 мең күзәтүче күзәткән. Россия буенча күзәтүчеләр саны – 257 мең.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез