Татарстанда Конституциягә төзәтмәләрне сайлаучыларның 82,81% ы хуплады, 16,61% каршы тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
Тавыш бирүдә 1,94 миллионнан артык татарстанлы төзәтмәләрне хуплап катнашкан (82,81%). "Юк" дип 389 меңнән артык кеше тавыш биргән. "Татарстанда тавыш бирү актив барды", - диде Кондратьев.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Актаныш, Апас, Кайбыч районнары иң актив җирлекләр булып санала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез