Әлмәт районында тимер юл аша чыкканда авария булган. Бу хакта “KazanFirst” хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматларына таянып яза.
Куркыныч хәл Казан-Оренбург-Лениногорск автомобиль юлында килеп чыккан. Ярымприцеплы фура рулендәге ир-ат (Казахстаннан килгән), тизлек режимын санга сукмавы сәбәпле, тепловозга килеп бәрелгән. Фураның кабинасы чын мәгънәсендә урталай бөкләнгән.
Йөк машинасы йөртүчесенә зыян килгән: аның аягы сынган.
Агентлык хәбәрчесе аныклап үткәнчә, авария булган урында шлагбаум юк. Биредә юл хәрәкәте светофор ярдәмендә җайга салына.
Гадәттән тыш хәл станциянең эшенә йогынты ясамаган. Шәһәр яны поездлары һәм еракка йөрүче поездлар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелмәгән.
Авариянең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез