Татарстанда яшәүчеләр тересенә караганда ясалма чыршыга күбрәк өстенлек бирә. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров шулай дип белдергән.
“Казан өчен питомникларда 2 меңгә якын чыршы һәм 15 тонна чамасы ылыс әзерләп куелды. 2024 елдагыга караганда 2 процентка күбрәк әзерләдек. Сатуда шулай ук башка төбәкләрдән китерелгән, кече һәм урта бизнес вәкилләреннән дә чыршылар булачак. Әмма хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләр тере чыршыны сирәк-мирәк кенә ала”, – дип билгеләп үткән Равил Кузюров.
Аның әйтүенчә, Татарстанда чыршы бәясе 500 сумнан башлана. Бәясе агачның зурлыгына бәйле: озынлыгы 2 метрга җиткәннәре дә бар. Сатуга 5 “яшьтән” артмаган ылыслы агачлар чыгарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез