Татарстанда тикшерү бүлегенең элекке җитәкчесе 31 миллион сумлык мөлкәтеннән коры калган

Казанда тикшерү бүлегенең элекке җитәкчесеннән алынган мөлкәт дәүләткә тапшырылачак.

Казанның бер районы тикшерү бүлегенең элекке җитәкчесе Россиядә һәм чит илләрдә законсыз төстә күчемсез милек сатып алган. Бу хакта “Челнинские известия” республиканың Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, элекке җитәкче 2018-2023 елларда кыйммәтле мөлкәт: элиталы коттедж бистәсендә җир кишәрлеге белән йорт, коммерцияле объект, “Lexus RX 300” автомобиле, шулай ук чит илдән фатир сатып алган. Мөлкәтенең бәясе 31 миллион сумнан артыграк тәшкил иткән.

Элекке хокук сакчысының боларны нинди акчага сатып алуы, финанс чыганакларының ни дәрәҗәдә законлы булу-булмавы турында мәгълүматлар юк. Кыйммәтле мөлкәтне сатып алуын яшереп калдыру өчен барысы да туганнары һәм ышанычлы кешеләре исеменә рәсмиләштерелгән.

Татарстан прокуроры судта законсыз мөлкәтне дәүләткә тапшыруны сораган. Судья прокуратураны хуплаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре