Татарстанда тикшерү органнарына эшкә кергән ике хезмәткәргә берәр миллион сум биреләчәк

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Эчке эшләр министрлыгының башлангыч тикшерү органнарына эшкә урнашуга кызыксындыру тудыру максатыннан, һәрбер шундый хезмәткәргә берәр миллион сум күләмендә акча бирүне күздә тоткан карар кабул итте.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Эчке эшләр министрлыгының башлангыч тикшерү органнарына эшкә урнашуга кызыксындыру тудыру максатыннан, һәрбер шундый хезмәткәргә берәр миллион сум күләмендә акча бирүне күздә тоткан карар кабул итте. Шуннан соң 50 кеше полициянең тикшерү бүлекләрендә эшләү теләген белдергән.

   Хәзерге вакытта 50 кандидатның 18е эшкә урнашып йөри. 15ен эшкә алганнар да инде. Шуның сигезе – Казан, Биектау районы, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләре тикшерү подразделениеләрендә стажировка уза. Биш хезмәткәр, Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Тикшерү идарәсендә һәм Баш тикшерү идарәсендә стажировка үтеп, тәүге махсус дәрәҗә бирүләрен көтә.

Эшкә керүчеләр арасыннан ике хезмәткәр тәүге погон – юстиция кече лейтенанты погоннарына ия булган да инде. Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге тикшерү төркеме тикшерүчесе, 36 яшьлек Надежда Бурова юридик тәҗрибәгә ия: элегрәк төрле оешмаларда – юрист, шулай ук судья ярдәмчесе булып эшләгән. Ә 24 яшьлек Анастасия Васильева өчен Казандагы “Сафиуллин” полиция бүлегенең тикшерү бүлекчәсендә мөлкәткә каршы җинаятьләрне тикшерү буенча тикшерүче вазыйфасы вузны тәмамлап чыкканнан соң тәүге эш урынындагы вазыйфага әйләнгән. Хәзерге вакытта аларга берәр миллион сум түләү турында документлар әзерләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре