Татарстанда тимер юл станциясендә ток суккан үсмернең хәле турында сөйләгәннәр

Кукмара тимер юл станциясендә токка тотылган 16 яшьлек үсмер – авыр хәлдә реанимациядә. Бу хакта “Татар-информ” Балалар республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Баланы авыр хәлдә реанимация бүлегенә салдылар. Хәле авыр, тәненең 25-30 проценты пешкән. Үз аңында. Кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә”, – дип хәбәр ителгән медицина оешмасыннан.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, үсмер дусты белән туктап торган йөк поезды вагоннары өстеннән юлның теге ягына чыкмакчы булган. Аларны ток суккан. Берсе шундук һәлак булган, икенчесе хастаханәгә озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре