«Төнлә юлларны 187 берәмлек техника җыештырды. Бер тәүлектә 1045 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 37 тонна тоз сарыф ителде. Авиация, су һәм тимер юл транспорты объектларында, елгалар аша күперләрдә һәлакәтләр булмады», - дип билгеләделәр министрлыкта.
Юлларда бозлавык булу сәбәпле, машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорадылар. Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, 8 (843) 291-91-91 телефоны аша ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек әйләнәсе эшли торган оператив хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез