Татарстанда томан булачак һәм кар явачак

Җомга көнне, 31 гыйнварда, Татарстанда иртән кайбер районнарда томан, ә көндез юеш кар фаразлана.

ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, бу көнне көньяк-көнбатыштан җил көтелә, аның тизлеге 4-9 м/с тәшкил итәчәк.

Көндез максималь температура 0..+3 градус булачак.

Шулай ук юлларда бозлавык саклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре