Татарстанда томан һәм 17 градуска кадәр суык булачак дип фаразлана

Татарстанда томан һәм 17 градуска кадәр суык көтелә.

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, иртәгә явым-төшем ихтималы аз, юлларда – көчле бозлавык. Көндез термометрның төрекөмеш баганасы –7...–12 градус күрсәтәчәк (Казанда –9...–11). Төнлә –9...–14 (Татарстан башкаласында –12...–14) , урыны белән 17 градуска кадәр салкын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре