Татарстанда томан һәм 8 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Бүген, 11 февральдә, Татарстанда уртача салкын һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава саклана. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Шул ук вакытта күпчелек районнарда иртән, ә көндез урыны белән төнлә төшкән томан сакланачак.

Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан 2 метрдан 7 метрга кадәр көчле җил исәчәк, юлларда бозлавык була.

Регион буенча һава температурасы иртәнге сәгатьләрдә -8дән -13 градуска кадәр (аязганда -16 градуска кадәр), көндез -3дән -8 градуска кадәр (Казанда -5тән -7 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре