Татарстанда бу елның сентябрендә торак сатып алу буенча 7761 килешү төзегәннәр. Бу – августта теркәлгән саннан беразга гына кимрәк дигән сүз.
Җәйнең соңгы аенда 7783 килешү төзелгән булган. Бу хакта Росреестрның республика буенча идарәсе хәбәр итә. Сентябрьдә килешүләрнең 2595е республика башкаласына туры килә. 2144 килешү ипотека кулланып төзелгән. Гомумән алганда, узган айда Татарстанда ипотека буенча торак сатып алуның 5270 очрагы теркәлгән. Моннан тыш, сентябрь аенда республикада җир кишәрлекләре сатып алу буенча 8107 килешү теркәлгән. Аларның 1 163е Казанга туры килә.
Сүз уңаеннан, Татарстан – икенчел торак сатып алучылар саны буенча Идел буе төбәкләре арасында беренче урында. Беренчел базарда күчемсез милекнең 52 проценты кредит акчалары җәлеп итеп сатып алынса, икенчел базарда – 77 проценты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез