Газетага язылу

Татарстанда торак бәяләре артты: Казан белән Биектау районы лидерлар рәтендә

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына «Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге» әзерләгән «Күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары бәяләре мониторингы» җыентыгының 20 нче чыгарылышы мәгълүматлары кергән.

2026 елның 1 сентябренә актуальләштерелгән күрсәткечләр төбәкнең барлык эре шәһәрләрендә күчемсез милеккә квадрат метр бәясенең тотрыклы үсешен күрсәтә.

«ТР бәяләүчеләр берлеге» мәгълүматларына караганда, Казанның күп фатирлы йортларында квадрат метр өчен уртача медиана бәясе 212 600 сум тәшкил иткән – бу 2026 елның 1 мартына караганда күбрәк (203 138 сум). Премиаль сегментта республика башкаласында бәяләрнең югары чиге квадрат метры өчен 806 мең сумга җиткән.

Республика шәһәрләре һәм районнары буенча бәяләр динамикасы:

Биектау районында – квадрат метр өчен 138 538 сум;
Түбән Кама районында – 134 649 сум.;
Чаллыда – 133 650 сум;
Алабугада – 123 194 сум.;
Яшел Үзән районында – 112 941 сум.;
Әлмәттә – 111 705 сум;
Арча районында – 101 663 сум.

Экспертлар билгеләп үтүенчә, бу мәгълүматлар республика муниципалитетларында дәүләт торак программаларын һәм социаль инициативаларны гамәлгә ашыру өчен мөһим ориентир булып хезмәт итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре