Татарстанда торак наймы өчен түләү күләме арттырыла

Казан башкарма комитетының бу җәһәттән карары проектына карата коррупциягә каршы экспертиза уздырыла.

Киләсе ел башыннан Казанда торак мәйданының бер квадрат метры өчен түләү күләме артачак. Шәһәр башкарма комитетында бу җәһәттән тиешле карар проекты әзерләгәннәр. Хәзерге вакытта документка коррупциягә каршы экспертиза уздырыла.

Карарда билгеләп үтелгәнчә, 1 квадрат метр бәясе төрле ставкалар буенча билгеләнәчәк.

Ставкалар, торакның урнашу урынына, йортны төзү елы, нинди материалдан төзелүе, шулай ук планировкасы, төзекләндерелү дәрәҗәсенә карап, төрле коэффициентларга арттырылачак.

Быел Казанда торак наймының төп күләме 1 квадрат метр өчен 125,36 сум тәшкил итә. 2022 елда бу күрсәткеч 92,41 сум булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре