Ел башыннан Татарстанда 2 млн 618 мең кв. м. торак файдаоануга тапшырылган, төзелеш программаларының гомуми планы 83%ка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 84%ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 875 мең кв. м булган 99 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 60%ка үтәлгән. Мәйданы 90 мең кв. м булган 34 йорт төзелеше тәмамланган. Шәхси торак төзелеше линияләре буенча 1 млн 652 мең кв. м. н. торак тапшырылган - планнан 84%.
Министр шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларының гамәлгә ашырылуы турында да сөйләде.
Ятим балалар арасында быел 641 торак алучы бар. Бүгенге көндә 195 торак урынга ике дәүләт контракты төзелгән. Алар өчен билгеләнгән торак төзелеп килүче 45 күп фатирлы йортта урнашкан. Киләсе категория - 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр. Бүгенге көнгә 22 сертификатның 1 мең 543 кв.м мәйданга 14е сатылган. Калган 8 сертификат иясе өчен республиканың Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннар сайлап алына. Яшь гаиләләр категориясе буенча - 61 торак алучы, шулардан 46 гаилә субсидия акчасыннан файдаланган, калган гаиләләр торак базарында фатир сайлау дәвам итә.
Ерак Төньяктан күченеп килергә мәҗбүр булучылар һәм чернобыльчеләр бу категориягә быел 3 торак алучыны кертә. Бүгенгә ике гаилә яраклы торак сатып алган.
Социаль объектлар төзү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасына 14 объект керә. Юлларны төзекләндерү өлешендә төзелеш эшләре 49%ка үтәлгән. Су белән тәэмин итү челтәрләренең 6 объекты буенча план 63%ка төгәлләнгән.
"Мәгариф" тармагы объектлары буенча. Гомуми белем бирү учреждениеләре төзелеше 87% ка үтәлгән, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелеше буенча эшләр 68%ка тәмамланган.
«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казан шәһәрендә стационарның кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә. Эшләр 57%ка башкарылган.
Спорт линиясе буенча быел 14 объект гамәлгә ашырыла. «Мәдәният» тармагы буенча 7 объект төзеләчәк.
Экология өлкәсендә Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Биредә планлы эш күләменең 95%ы башкарлыган.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча агымдагы елда 51 объект төзекләндереләчәк. Республиканың 36 муниципалитетында 45 җәмәгать территориясендә эшләр бара. Үтәлеш 52% тәшкил итә. Узган ике атнада Түбән Кама, Буа, Әлки һәм Мөслим районнарында 4 объект төзелеп беткән. 6 объект тапшырылган. Быел республиканың инженерлык инфраструктурасы 6 республика һәм 2 федераль программа кысаларында модернизацияләнә.
Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү кысаларында үтәлеш 70% тәшкил итә. Хисап чорында 4 муниципалитетта 4 объект төгәлләнгән. Газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 97%ка үтәлгән. Хисап чорында 9 муниципалитетта 9 объект төзелеп беткән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча подряд оешмалары тарафыннан 84 объектта эшләр алып барыла. Үтәлеш 42% тәшкил итә. Узган ике атнада Алабуга, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнарында өч объектта эшләр төгәлләнгән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты кысаларында үтәлеш 83% тәшкил итә. Узган ярты айда Лениногорск районында һәм Чаллы шәһәрендә ике объект төгәлләнгән.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 77%ка башкарылган. Узган ике атнада Минзәлә һәм Балтач районнарында ике объект төзелеп беткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез