Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Төзүчеләр көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда әйтте.
“2026 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләренә караганда, республикада төзелеш тармагында уртача хезмәт хакы 97 650 сум тәшкил итә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, үсеш – 137,3 процент”, – диде министр. Аның әйтүенчә, тармакта 88 700 кеше эшли. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, төзелеш тармагында эшләүчеләр саны 103,2 процентка арткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез