«Хәзер без Һиндстан сәламәтлек үзәген ачарга җыенабыз. Уйлавымча, ике-өч елдан без анда бара алырбыз», – дип планнары белән бүлеште Инвестицияләрне үстерү агентлыгы башлыгы.
Шул ук вакытта Миңнуллина ял итүчеләргә традиционон һинд медицина практикалары тәкъдим ителәчәк курортны Яшел Үзәндә ачарга мөмкин булуларын әйтте. Башта проектны Казанда гамәлгә ашырырга планлаштырганнар иде.
Мондый үзәк булдыру тәкъдиме белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка узган елның октябрендә үткән «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумының эшлекле иртәнге ашында Һиндстанның AYUSH министрлыгы (аюрведа, йога, натуропатия, унани, сиддха һәм гомеопатия ведомствосы традицион һинд практикаларын пропагандалау һәм үстерү өчен җаваплы – Т-и искәрмәсе) сәркатибе Раджеш Кумар Котеча мөрәҗәгать иткән иде.
«Һиндстанда җирле базарда катнашырга теләгән күп кенә эшмәкәрләр бар. Алар Казанда сәламәтлек үзәге булдыра алалар. Бу бик матур башлангыч – SPA-үзәкле курорт, ул Россия-Һиндстан проектының матур үрнәге булырга мөмкин», – дигән иде ул чакта Һиндстан хөкүмәт чиновнигы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез