Татарстанда трансформатор будкасына кергән ир-ат белән хатын-кызны ток суккан

Казанның Мусин урамында трансформатор будкасына кергән ир-ат белән хатын-кызны ток суккан. “Татар-информ” язганча, әлеге пар будкага кергәннән соң бик көчле булмаган шартлау тавышы ишетелгән.

“Ток сугудан зыян күрүчеләрнең киеме янып беткән диярлек, аларны чиктән тыш авыр хәлдә ашыгыч төстә хастаханәгә озатканнар”, – дип хәбәр ителгән агентлык хәбәрчесенә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Бүген Татарстан Тикшерү комитеты “Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта агентлыкка Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

Агентлыкка үз чыганагы аңлатып үткәнчә, трансформатор будкасы ишегенең ябык булуын күзәтеп торырга тиешле кешеләрне җаваплылыкка тартачаклар. Чыганак мәгълүматларына караганда, ир-ат – хастаханәгә китерелүгә үк диярлек, хатын-кыз – дүрт көннән соң вафат булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре