Татарстанда туган космонавт Сергей Рыжиков Халыкара космик станция командиры булды

Татарстанда туган космонавт Сергей Рыжиков Халыкара космик станция командиры булды. Бу хакта Роскосмос дәүләт корпорациясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Рыжиков командованиене япон астронавты Такуя Онишиданкабул итеп алган. Экипаж белән җитәкчелек итүне тапшыру тантанасында ул «станция ачкычларын» ала һәм рындага суга.

Роскосмоста хәбәр итүләренчә, командир вазифасына экипаж эшен оештыру, МКСның Россия һәм Америка сегментларында эшләрне координацияләү, шулай ук штаттан тыш хәлләр булганда Королевтагы һәм Хьюстондагы очышлар белән идарә итү үзәге белән оператив элемтәдә тору керә.

Сергей Рыжиковның бу өченче космик очышы. Ул станция бортында 2025 елның апреленнән Алексей Зубрицкий һәм Джонатан Кимбелән бергә экипаж составында эшли. Ул орбитада декабрьгә кадәр булыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре