Татарстанда туган кызга Россия дип исем кушканнар

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә җитлекми туган балага әти-әнисе Россия дип исем кушкан. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза Татар-информ.

Бала 35 атна срокта туган, аның авырлыгы - 1810 грамм һәм буе - 45 сантиметр. Әти-әнисе аңа Россия-Святосия-Святороссия дип исем кушарга җыена.

«Перинаталь үзәкнең медицина персоналы мондый уникаль исемне беренче тапкыр ишетте», - диделәр Кама балалар медицина үзәгендә.

Яңа туган баланың әнисенең дә исемле үзәнчәлекле, ул - Родушка. Патриот ата-ананың олы уллары Природа исемле, аны өйдә Родушка дип йөриләр.

«Табибларга рәхмәт. Реанимациядә, җитлекми туган балалар бүлегендә безнең турында яхшы кайгырттылар, аннары палатага күчерделәр һәм без анда 4 ноябрьгә кадәр булдык», - дип сөйләде әни кеше.

17 ноябрьдә, Халыкара җитлекми туган балалар көнендә, ана белән баланы Кама балалар медицина үзәгеннән чыгардылар. Табиблар гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре