Татарстанда Туган тел көне һәм Рус теле көненә багышланган чаралар уздыру планы расланды. ТР Министрлар Кабинетының шул турыдагы боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, март аенда Казанның мәгариф оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләрендә туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы, Туфан Миңнуллин исемендәге Мәктәп укучыларының төбәкара фәнни-гамәли конференциясе һәм Каюм Насыйри исемендәге Төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары оештырылачак.
Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай эзләре буенча гыйнварда башланган арт-пленэр Казанда һәм Әстерханда апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Мартта башланган «Тукайлы Болгар!» Тукай әсәрләрен татар телендә сәнгатьле укучылар Бөтенроссия бәйгесе дә апрельгә кадәр бара.
Апрельдә «Сәләт» төбәк клубларында Туган тел көне билгеләп үтеләчәк. Шулай ук язның икенче аена татар теле буенча XII Халыкара олимпиада, яшь шагыйрьләр, язучылар һәм драматургларның «Илһам» Бөтенроссия фестивале, Тукайга багышланган Бөтенроссия туган тел форумы һәм бөек татар шагыйренә багышланган башка вакыйгалар да (китап күргәзмәсе, рәсемнәр бәйгесе, фәнни-тикшеренү укулары, концерт, ачык лекцияләр һ.б.) билгеләнгән. Әлеге чараларның күбесе ТР башкаласында узачак.
Май аенда Евгений Боратынскийга багышланган яшүсмерләр арасында Кирилл-Мефодий фәнни укулары, Идел буе әдәбият белгечләренең XXXIX зона конференциясе секциясе, «Чистай дәфтәрләре» музыкаль-шигъри программасы оештырыла.
Июньгә билгеләнгән чаралар, беренче чиратта, бөек рус шагыйре һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышлана. Биредә ачык лекцияләр, китап күргәзмәләре, рәсемнәр бәйгесе, «Пушкин ФЕСТ» Рус мәдәнияте фестивале, «Пушкин балы» һ.б. чаралар турында сүз бара. Шулай ук туган (рус булмаган) телдә белем алучы мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада да узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез