Газетага язылу

Татарстанда тулаем төбәк продуктының 7 проценты төзелеш тармагына туры килә

Республикада тулаем төбәк продуктының 7,3 проценты төзелеш тармагына туры килә. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Марат Айзатуллин әйтте.

– Башкарылган эш күләме - 1 триллион сум, - диде Марат Айзатуллин. 

Министр сүзләренә караганда, төзелеш тармагында 86,9 мең кеше эшли. Былтыр исә 86 мең кеше булган. Хезмәт хаклары 25,9 процентка үскән. Былтыр төзүчеләр уртача 68,3 мең сум хезмәт хакы алса, быел – 80,2 мең сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре