Газетага язылу

Татарстанда түләүле трассада авариядә дүрт кеше һәлак булган

Бүген иртән Татарстанның Кайбыч районында Биризнәк авылыннан ерак түгел коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, М-12 трассасының Казан юнәлешендәге түләүле участогының 709 нчы километрында Hyndai җиңел машинасы «Газель» йөк машинасы астына килеп кергән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинада барган дүрт кеше һәлак булган. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Һәлак булганнарның шәхесләре ачыклана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре