Казанда балалар пособиесенә бәйле мошенниклык буенча җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. 52 яшьлек хатын-кыз алдау юлы белән дәүләттән 1 миллион сумга якын акча алган өчен суд хөкеме алдына басачак, дип яза “KazanFirst”.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, хатын-кыз бюджет акчасын урлаучы җинаятьчел төркемдә булган. Ул 2022-2025 еллар аралыгында Пенсия фондының Мәскәүдәге һәм Татарстандагы бүлекләренә бала туу турында ялган белешмәләр тапшырган. Чынында аның бернинди дә баласы булмаган.
Әмма ялган документлары аферистка “Демография” илкүләм проекты буенча ана капиталы алу мөмкинлеге биргән. Урланган акча күләме 994 мең сум тәшкил иткән. Ул үз гаебен таныган. Дәүләт 690 мең сумнан артыграк акчаны (ана капиталыннан “тере” акчага әйләндерергә яки исраф итәргә өлгерелмәгән акча) кире кайтаруга ирешкән дә инде. Казан прокуратурасы гаепләүне раслаган. Җинаять эше Вахитов районы судына юлланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез